Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сыерлар биредә бәйсез килеш асрала

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте бүген районда сөт савуда лидер. Биредә хәзер көнгә 11500 тонна сөт җитештерелә.

 Бер сыерга күчереп исәпләгәндә 25,1 килограмм сөт туры килә. Шуның 23, 1 килограммы дәүләткә сатыла. “Игенче”  терлекчеләре якын көннәрдә әлеге күрсәткечне 25 килограммга җиткерү бурычын куялар. Биредә җитештерелгән югары сортлы сөтнең литрын 38 сумнан саталар. 

Әлегедәй күркәм, сөенечле күрсәткечләргә ничек ирешелә соң? Беренчедән, быел әлеге хуҗалыкта 504 башка исәпләнгән заманча, цифрлы технологияләргә, сыерларны бәйсез асрауга нигезләнгән терлекчелек комплексы төзелеп файдалануга тапшырылуын билгеләп үтәргә кирәк. Тәүге 100 баш сыер бирегә июньдә  кертелгән иде. Хәзер аларның саны 300 башка җитте. Гыйнвар азагында аларның баш санын 500 башка җиткерү бурычын куялар. 

Әлеге хуҗалык хакында район газетасының 15 декабрь саныннан укып таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев