Табигать кочагында чаңгы шуу - үзе бер могҗиза
667
0
Бүген, ягъни 10 февраль көнне, Теләче чаңгы базасында «Татарстан юллары - 2024» чаңгы ярышлары булып үтте.
Ярышта олысы да , кечесе дә теләп катнашты. Чаңгычыларыбызны көннең беркадәр салкын торуы да куркытмады.Чалт аяз көнне табигать кочагында чаңгы шуу - үзе бер могҗиза. Бу хакта ярышларны ачу тантанасында катнашкан чаңгычыларны сәламләгән муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин да билгеләп үтте. Традицион ярышларның җиңүчеләре азактан Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде. Бүгенге спорт бәйрәме турында тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВнокласснРСвЂВВВРєРСвЂВВВ
- Telegram
Нет комментариев