“Табын күрке – милли ризык”
Татар халкының милли ашлары үзенә бер мөһим урын алып тора.
Аларны әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Шуны күздә тотып, Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Табын күрке - милли ризык” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә оештырдылар. Кичә барышында “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары үзләре пешереп килгән милли ризыкларны башкаларга тәкъдим иттеләр, аларны үзләренә генә хас булган әзерләү серләре белән уртаклаштылар, кызлар исә өлкәннәрдән аш-су пешерү буенча күп кенә үзенчәлекләрне өйрәнделәр. Чара үлән чәйләре эчеп, табын артында матур җырлар белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев