Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәгәрмәчле дус. Бәйге кысаларында.

«Юллардагы иминлекне бергә саклыйк» район бәйгесе кысаларында.

Зәмирәнең бүген туган көне. Әти-әнисе аңа күптән көтелгән бүләген – өр яңа велосипед алып бирергә булдылар.

– Кызыбыз, Зәмирә! Бу матур көнне синең теләкләрең чынга ашсын, – диде ягымлы әнисе.

– Велосипедсыз кеше – агач кебек, гомер буе бер урында торачак, – дип шаяртты әтисе.

Зәмирә рәхмәтләрен укыды да, якында гына йөрергә рөхсәт алып, шунда ук бүләген тикшереп карарга дип чыгып китте.

– Ләкин, кызым, юлны җәяүлеләр кичүе аркылы чыкканда велосипедтан төшеп, җәяү чыгарга кирәклеген онытма! – дип артыннан ук кисәтеп калган әтисен күптән көтелгән бүләген алгач, дөньяда үзен бөтен кешедән дә бәхетле итеп хис иткән Зәмирә, сүзләрен колак аша гына үткәреп җибәрде.

Кызның инде махсус велосипед паркларында булып, йөрергә өйрәнгәне бар иде, шуңа да ул бик җиңел кузгалып китте. Каршыга искән җил аның нурлы йөзенә кагыла да, назлап сыйпый иде. Нәкъ авылдагы аны җәй саен зарыгып көтеп торучы ак яулыклы әбисенең иртән аны тәмле коймак исләре белән уятканда сыйпый торган җыерчыклы йомшак куллары кебек иде бу җил. Нидер аны бу татлы хатирәләрдән тиз арада җиргә төшерде. Тизлеген арттыра барган саен аның тәгәрмәчләре ташлы юлны сикереп уза башлавын кыз, хыялларга бирелеп, сизмичә дә калган. Тик кызга бу ошамады. Ташлы юлның матур күренешләрне юкка чыгаруы ачуын китерде бугай, аның өр яңа велосипедында тигез юлдан гына йөрисе килде. Шунда ук ул дус кызларының якында гына булуларын искә төшерде. Һәм шушы мизгедә Зәмирәне тәгәрмәчле дустын аларга да күрсәтәсе килү теләге чолгап алды. Шулай эшләр дә!

Тиз генә як-ягына крады. Озак уйлады ул, чөнки светофор да, җәүлеләр кичүе дә еракта иде, ә аның юлны тиз генә чыгасы һәм иптәшләре алдында мактанасы килде. Шулай ук автомобильләр һәм җәмәгать транспорты да күренми. “Сәер, алар бит бу юлны бер дә буш калдырмыйлар. – дип уйлады кыз, тик аның башына бер гаҗәеп даһи фикер килде, - әй, алар туган көнем икәнен белеп, махсус юлны минем карамакка калдырганнардыр!” Әлеге гаҗәеп фикер аның  башына шуның тикле кереп урнашты, бернинди куркыныч та аны әлеге уйдан кире кайтара алмас кебек тоелды.

Тәгәрмәчле атына атланды да, машиналар кую урыннан әз генә читкә китеп, юлны аркылы чыгып китте. Шушы вакытта, каяндыр ялтырап торучы кара төстәге автомобиль килеп чыкмасынмы! Зәмирә туктарга да, рулен дә борырга өлгермәде! Автомобильне бик якын басып торучы фил кадәр итеп күрү, аның бөтен фикерен урап алды. Тик велосипед, тәгәрмәче бордюрга бәрелеп, аннан соң Зәмирәне каты итеп ачулангадай, каты асфальтка егып салды. Велосипед җиңде...

Кыз, нәрсә булганын аңламыйча, торып басты да, тирә-ягына карады. Каршында тәнкыйди караш белән басып торучы абыйсын күрде.

– Сәлам, сеңлем! Сине туган көнең белән шулай котлармын дип һич тә уйламаган идем... Автомобиль юлын уенчык дип белдеңме? – дип шелтәләде абыйсы.

– Машиналар күренмәгәч, тиз генә каршы якка чыгарга уйлаган идем, - дип үз-үзен акламакчы булса да, абыйсы:

– Ә вакытында туктарга өлгермәгән булсам?! – абыйсы тагын да ачуланып сөйли башлады, ­– автомобиль һәрвакыт тизрәк ич. Исеңдә тот, Зәмирә, юл уен һәм ярышлар өчен иң кулай булмаган урын! Хәтта юлның кайбер урыннарында машиналар юк кебек тоелса да, каршы якка бары тик җәяүлеләр кичүе аркылы гына чыгарга кирәк, ул бит ерак түгел, 20 метр араны үтәргә иренеп тормасаң, тез башларың хәзер шулай авыртмаслар иде!

Зәмирә бик оялды, ул хәзер беркайчан да юл кагыйдәләрен бозып, тиеш булмаган урыннан юлны чыкмаячак. Чөнки хәзер ул белә: әгәр дә велосипед яки роликлар һәм скейтбордларда йөреп кайтырга теләсәң, һич кенә дә автомобиль юлында алай эшләргә ярамый! Ә велосипед белән генә түгел, җәяүле буларак хәрәкәт иткәндә дә юлны махсус җәяүлеләр кичүеннән генә чыгарга кирәк. Ул чагында, кайда тәгәрмәчле дусларда хәрәкәт итәргә соң, дип сорарсыз сез. Моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда: парклар, ишегалды, мәйданчыкларда йөрергә мөмкин. Исегездә тотыгыз! Автомобиль юлында велосипедта бары тик 14 яшь тулганнан соң, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгән очракта гына йөрергә ярый.

Тәнзилә Гыйлаҗова, Баландыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев