Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Таләпләр һәркем өчен дә бер

Агымдагы елның 6 аенда республикабыз юлларында 1196 юл-транспорт фаҗигасы теркәлгән. Аларда 85 кеше гомере белән хушлашса, 1458 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 34 кә (+2,9% ка), җәрәхәт алучылар 16 га (+1,15 ка) күбрәк. Шунысы сөенечле: үлүчеләр саны 20 кешегә (-19,0%ка) кимрәк. Һәлакәтләрнең күбесе республика һәм федераль әһәмияттәге юлларда килеп чыккан. Быел районыбыз биләмәсендә 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 11 кеше тән җәрәхәте алган. Үлем-җитем теркәлмәгән, кем өчен дә күңелле күрсәткеч. Әмма бу берәүне дә юлларда тәртипле йөрү җаваплылыгыннан азат итми. Кызганыч, районыбыз юлларында да исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүчеләр саны кимеми. Бу исә нидидер ялгышлык түгел, күрә, белә торып җинаять кылу. Юллардагы һәлакәтләрнең күпчелеге  дә исерек йөртүчеләр аркасында килеп чыга. 

Алты айлык эш нәтиҗәләре күрсәткәнчә, инспекторлар тарафыннан 492 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Дөрес, бу күрсәткеч узган елгы саннарга караганда 283 очракка кимрәк. Тәртип бозучыларның 17 се транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән булса, 27 (32) йөртүче тоташ линияне кисеп каршы юлга чыккан. 

Сер түгел, машинада югары тизлектә җилдергәндә, инспекторлар туктатса, һәркайсыбызның кәефе кырыла, канәгатьсезлек белдереп, теләр-теләмәс кенә туктыйбыз. Бактың исә, ярый әле алар бар дип сөенергә генә кирәк ләбаса. Шунысы куанычлы районыбыз яңадан торгызылган елларда Илшат Галиәкбәров җитәкләгән бүлек, берничә елга бетеп торса да, 2014 елда яңадан торгызылып эшли башлады.  Үз эшләренең осталары, юлларда уяу хезмәт куючы район дәүләт автоиспекциясе җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин, юл иминлеге инспекторы, полиция лейтенанты Ленар Кыямов һәм административ практика инспекторы Лилия Шиһабиевага күп очракта көчәйтелгән режимда  эшләргә туры килә. Юл һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен көчләрен кызганмыйлар. Киләчәктә дә юлларда җәяүлеләр, йөртүчеләр һәм пассажирлар иминлеген кайгыртуда уңышлар теләп калабыз. Күп очракта без теге яки бу фаҗигадан соңга гына аңга киләбез. Таштан ташка сикереп йөрибез кебек. Аңарчы ифрат дәрәҗәдә битарафлык һәм ваемсызлык күрсәтәбез. Күрә, белә торып шоферны (җинаятьчене) кисәтмәү яки кирәк чакта хокук саклау органнарына хәбәр итмәү аяныч нәтиҗәләргә китерә дә инде. Бу очракта зурдан кубып, гражданлык җәмгыяте төзибез дип сөйләнеп йөрүебез суга сәнәк белән язуга тиң. Ни кызганыч, без инспекторларны хаксыз, үзебезне генә гел хаклы дип санарга гадәтләнгән. Югыйсә, күпләребез ашыгып каршы якка чыгып, саклык каешын эләктермичә, үзебезне һәм башкаларны куркыныч астына куябыз. Шоферларның күбесе акланырга тырышып, инспекторлар белән сатулашырга, конфликтка керергә ярата. Юл йөрү кагыйдәләре  дә, инспекторлар таләбе дә һәркемгә бер төрле.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Тулы язма район газетасының 30 июнь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев