Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Таҗлы вирус куркытмаган үзләрен

Бүген, ягъни 13 ноябрь көнне, “Батыр” спорт комплексында “Теләче” спорт мәктәбе һәм балаларны сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан физик мөмкмнлекләре чикле булган 20 яшькә кадәр һәм 21 яшьтән 50 яшькә кадәр булган спортчылар арасында кул көрәше буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелде. Ярышта җәмгысе 11 район командасы катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм ярышка килүчеләрне кайнар сәламләп, үзенең изге теләкләрен җиткерде һәм имин бәйгеләр теләде. Республика инвалидларының физкультура һәм спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Ольга Федорова тантана барышында республика беренчелеген һәм чемпионатын үткәрүдә зур теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткәне өчен аңа җәмгыять рәисе Фәридә Сафиуллина тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатын тапшырды. Ә алдагы елларда республика, илкүләм ярышларда уңышлы чыгыш ясаган спортчылар Линар Дәүләтов белән (Чүпрәле районы) Петр Мускатинов (Казан шәһәренең Мәскәү районы) аның кулыннан кул көрәше буенча “Россиянең спорт остасы”дигән мактаулы исем таныклыкларын һәм күкрәк билгеләрен кабул итеп алдылар.

Шунысы кызганыч, таҗлы вирус тормышыбызга сизелерлек чикләүләр кертү сәбәпле, ярышка чакырылган, килергә тиешле булган спортчыларның барысы да килеп җитә алмаган иде. Шуңа да карамастан, ярышлар бик мавыктыргыч һәм киеренке узды. Күпчелек таҗлы вирустан курыкмаган. Спортчылар матур көрәш үрнәкләре күрсәтүдән тыш, үзләренең никадәр зур ихтыяр көченә ия булуларын, тормышны, кешеләрне чиксез, ихлас итеп яратуларын күрсәттеләр. Тормыш үзләрен нинди зур сынаулар һәм авырлыклар алдында гына калдырмасын, дөньяны ак, якты итеп күрә белә. Аларга җиңүгә ирешүдән, урын алудан битәр, ярышка килү, катнашу, үзеңне расларга тырышу мөһимрәк. Биредә алар үзләре кебек үк язмыш тарафыннан кыерсытылганнар белән очрашалар, аралашалар. Мөгаен, аларның күпчелеге ярышлардан күңел күтәренкелеге, эчке бер канәгатьләнү хисе белән кайтып киткәндер диясе килә. Бер күрешү бер гомер диелә халкыбыз әйтемендә.

Ярыш барышында шәхси беренчелектән тыш, командалар беренчелегендә җиңүчеләрдә ачыкланды. Бу юлы призлы урыннарны Теләче, Саба һәм Балтач районнары җыелма командалары яулады.

Көн буе дәвам иткән республика беренчелеге һәм чемпионаты ярышлары турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев