Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Тантаналы шартларда дәүләт бүләкләре тапшырылды

24 август көнне район мәдәният йортында булып узган укытучыларының август киңәшмәсендә бертөркем укытучыларыбызга тантаналы шартларда дәүләт бүләкләре тапшырылды, яшь белгечләр эш урыннарына кабул ителде.

Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарга әлеге чарада бүләкләнүчеләрнең һәм яшь белгечләрнең исемлеген тәкъдим итәбез.

Теләче урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рәсип Рәшит улы Гатиятовка - “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Алан урта мәктәбенең математика укытучысы Айрат Әхмәт улы Каюмов, Теләче авылының 3 нче номерлы балалар бакчасы укытучы-педагогы Миләүшә Наил кызы Шәймәрдәнова, Теләче авылының 2 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсинә Фәүхетдин кызы Йосыпова, Олы Мәтәскә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Язилә Рәфкать кызы Хәйретдинова, Иске Җөри урта мәктәбенең физкультура укытучысы Мөхәммәт Йосыф улы Фәләхиев - “Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Яшь белгечләргә остазлык иткәннәре өчен Олы Мишә урта мәктәбенең география укытучысы Раушания Әмин кызы Мулләхмәтова белән Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең физика һәм химия укытучысы Хәдичә Нургали кызы Нигъмәтҗановага  "Татарстан Республикасының шәрәфле остазы” дигән мактау билгесе тапшырылды. 

Мәгариф өлкәсен үстерүдә һәм яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәре өчен Теләче авылының 1 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хөсәен кызы Бәшәрова, Олы Нырсы урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Гыйльфан кызы Биктаһирова, Теләче авылының 3 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Вакыйф кызы Габделхакова,  Алан урта мәктәбенең  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Мөбәрәкҗан кызы Хәсәнова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Фәләхетдин кызы Алимова, Теләче урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Гөлназ Рәфкать кызы Галимханова, Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Гыйльметдин кызы Сөнгатуллина,  Олы Мишә урта мәктәбе җитәкчесе Нурия Илдус кызы Бәширова, Олы Мишә урта мәктәбенең  башлангыч сыйныф укытучысы Резеда Җәүдәт кызы Борһанетдинова,

Шәтке урта мәктәбенең тарих укытучысы Зәлидә Госман кызы Ибраева, Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Әлфирә Нургали кызы Заһидуллина, үзәкләштерелгән бухгалтерияның әйдәп баручы белгече Резеда Әнәс кызы Хәсәнова, район мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик бүлек мөдире Линара Каниф кызы Якупова Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына лаек булды. 

 Бүләкләрне ияләренә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән республиканың коммерцияле булмаган  “һөнәри компетенцияләр үсеше Үзәге” автоном оешмасы генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин тапшырды.

Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятен тәмамлаган Алсу Руслан кызы Имамиева -  Теләче урта мәктәбенә башланыч сыйныф укытучысы, Казан педагогия университетында белем алган Диләрә Рифкать кызы Һадиуллина -  Теләче урта мәктәбенә физкультура укытучысы, Казан (Идел буе) федераль университетын тәмалаган Эльвира Ленар кызы Фазлыева -  Балалар иҗат үзәгенә өстәмә белем бирү педагогы, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә белем алган Кадрия Илдар кызы Вәлиева - Теләче авылының 2 нче номерлы балалар бакчасына тәрбияче итеп билгеләнде. Яшь белгечләргә Хезмәт кенәгәләре, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев