Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Тәрбияле бала – ил терәге

Бүген без, гаилә кыйммәтәре, гаиләдә балаларны ничек дөрес тәрбияләү кебек актуаль мәсәләләрне күтәргән семинарлар, укулар, бәйгеләр турында еш ишетәбез. Шундый бәйгеләрнең берсе, күптән түгел 21 октябрда “Гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен яклау, милли ата-аналар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.

“Сәләтле ата-аналар мәктәбе” исемле X Бөтенроссия конференциясенең төп өлеше булып торучы әлеге чара Мәскәү шәһәрендә узды. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының  өлкән тәрбиячесе Ания Хәмит кызы Нуруллина да биредә катнашып кайту бәхетенә ия булды. Алай гына да түгел, III Бөтенрәсәй “Ата-аналарны агарту өлкәсендәге иң яхшы практикалар “ исеме астында узучы бәйгедә “Ата-аналарны агартуның иң яхшы проекты” номинациясендә Ания Хәмит кызы  җиңүче дип табылды.

          Әлеге чара төрле өлкә, төбәкләрдән килгән ике йөздән артык катнашучыны һәм вакыйганы онлайн күзәтеп торучы берничә мең кешене җыйды. Аларны Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил М.А. Львов-Белова, Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары А. В. Бугаев, Россия Федерациясе Мәдәният министры О. Б. Любимова, шулай ук Роспотребнадзор һәм Мәскәү шәһәр Думасы сәламләде. Нотыклар белән Россия мәгариф академиясе, балаларны үстерү, сәламәтлек һәм адаптацияләү институты, Коррекцион педагогика институты, Россиянең «Белем» җәмгыяте һәм беренчеләр хәрәкәте партнерлары чыгыш ясады. Алтмыштан артык спикер үзләренең уникаль программаларын һәм эшләнмәләрен тәкъдим итте. Шул исәптән Ания Нуруллина да бәйгедә катнашкан проектындагы фикерләрне  башкаларга җиткерде. Үз чыгышында ул тәрбияченең ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлеге, бер-берсенә ышанычы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый тәрбия бирүдә ярдәм итү. Илебезнең лаеклы гражданинын, һәрьяклап алга киткән шәхесен тәрбияләү балалар бакчасының гына түгел, гаиләнең дә бурычы булуын, халкыбызның гасырлар төпкеленнән килә торган иң күркәм сыйфатларыннан берсе – ата-анага изге караш, өлкәннәргә олы хөрмәт, гаилә иминлеген тәэмин итәргә тырышу, кардәш-ыру белән тыгыз аралашып яшәү, үзара ярдәмләшү, балаларның рухи-әхлакый сәламәтлеген тәрбияләү һәм бер-берсенә хөрмәт, мәхәббәт атмосферасы тудыру мәсәләләре күбрәк гаиләдә башкарылырга мөмкин булуын, ә инде балалар бакчалары һәрчак ярдәмгә килеп, әти – әниләр белән берлектә эшләргә әзер булулары турында сөйләде. Чыгыш ахырында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы агымдагы елның беренче  сентябреннән “Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында тәрбияләнүче балаларның  ата-аналары өчен агарту эшчәнлеге программасын кертү турында” дип исемләнгән Рәсәйкүләм эксперементаль мәйданчыкта катнашуларын, ата – ана белән бергә хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп булуын ассызыклап үтте.

Алисә Дәүләтшина, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев