Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәҗрибә уртаклаштылар

Бүген, ягъни 1 февраль көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә Балык Бистәсе районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марат Мингалиев һәм җаваплылыгы чикләнгән “Кулон Агро” ширкәте генераль директоры Рәфыйк Мифтахов җитәкчелегендә делегация булып китте.

Аларны хуҗалык объектлары буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән “Алан” ширкәте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов озата йөрде.

Тәҗрибә уртаклашу вакытында күрше районнан килгән җитәкчеләр һәм белгечләр, беренче чиратта, ширкәтнең моннан өч ел элек файдалануга тапшырылган азык хәзерләү үзәге белән кызыксындылар, карадылар, өйрәнделәр. Ут күршеләребез әлегедәй азык әзерләү үзәген якын киләчәктә үзләрендә төзү хыялы белән яши. Аны төзеп, кулланышка тапшырган очракта хуҗалыкларның  3 - 3,5 тонна, ягъни15 - 17% терлек азыгы янга калачак, сыерларның продуктлылыгы 20-25% ка артачак. Мисал өчен, бу “Алан” ширкәтендә шулай.

Бүген җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә 2400 баш мөгезле эре терлек асрала. Әлеге ширкәт хезмәтчәннәре көнгә 16200 килограмм сөт сава. Шуның 14500 килогарммы дәүләткә сатыла. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә 24,2 килограмм сөт туры килә. Моннан тыш, ут күршеләребезгә  110 баш бозауга исәпләнеп төзелгән яңа торак та күрсәтелде. Кунаклар күрсәтелгәннәрдән канәгать калып, рәхмәт белдерделәр.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев