Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәҗрибә уртаклаштылар

Бүген, ягъни 14 март көнне, районыбызда Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин җитәкчелегендә делегация булып китте. Делегация составында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм кооператив берләшмәләре җитәкчеләре бар иде.

 Алар, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов озатуында танылган фермер Сәгыйть Гыйниятуллин исемендәге җаваплылыгы чикләнгән “Племрепродуктор” ширкәтендә, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында төзелеп тәмамлану алдында торган 504 башка исәпләнгән һәм үз саву залы булган сыерлар торагында, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең терлек азыгы ясау үзәгендә һәм  яңа төзелгән бозаулар торагында булып, әлеге объектлардагы эш барышы белән таныштылар.

Азактан районыбыз кунаклары күрелгәннәрдән канәгать калуларын әйтеп, рәхмәт белдереләр.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев