Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татар әдәбияты фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте

3-5 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте.

 Биредә  Баландыш төп, Алан, Олы Мәтәскә , Олы Мишә һәм Шәтке урта мәктәпләреннән  11 укучыдан торган команда катнашты. Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия җиңүче, шулай ук 9 сыйныф укучылары Гарипова Динә, Гайнетдинова Назлыгөл, 7 сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә,  Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпан, 11 сыйныф укучылары  Гыйлаҗова Таңчулпан, Гыйләҗиева Зәлинә һәм  Шәтке урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мөхәммәтханов Альмир призерлар булдылар! Укытучылары: Зәйнуллина Рушания Хәким кызы, Минһаҗева Люция Марат кызы, Сәхабиева Люция Заһит кызы, Хамидуллина Раушания Фоат кызы, һәм Җәләева Гөлфия Мөхәммәтвасил  кызы.  Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев