Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Татар өенә сәяхәт”

Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татар өенә сәяхәт” дип исемләнгән чара үткәрделәр.

Алар берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылының тыл ветераны Флера Минһаҗевада кунакта булдылар. Флера әби балаларны үзе өчен кадерле булган, буыннан –буынга сакланып килгән истәлекләре белән таныштырды. Алар арасында үз куллары белән чиккән сөлгеләр, ашъяулык, кашага , намазлык кебек әйберләр бар. Флера әби аларның һәрберсе белән бәйле хәтирәләрен яңартты , үзенең яшь вакытындагы  авыр тормышы турында  балаларга сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев