Татар халкының рухи байлыгы, милли мәдәнияте һам сәнгате ерак тарихка барып тоташа
Район яңалыклары

Татар халкының рухи байлыгы, милли мәдәнияте һам сәнгате ерак тарихка барып тоташа

Халкыбызның куңел җәүһәрләре: милли киемнәр, көнкүреш әйберләре, күнгә бизәк төшереп эшләнгән аяк киемнәре - болар барысы да гомумкешелек кыйммәтенә ия булган чын сәнгать әсәрләре.

Балаларны халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныштыру максатыннан, Казаклар авылы китапханәсе, клуб белән берлектә,  "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре укучыларны "Халкыбызның милли җәүһәрләре" күргәзмәсе аша чигүле эшләнмәләр, калфаклар, көнкүреш әйберләре белән таныштырдылар. 


Нет комментариев