Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Татар милли киеме" бәйгесендә катнашучылар бүләкләнде

11 июнь көнне район Сабан туенда Татар конгрессының Теләче буенча бүлекчәсе оештырган "Татар милли киеме" бәйгесендә катнашучылар бүләкләнде.

Быел бәйгедә, башка еллардан аермалы буларак, җиңүчеләр төрле - «Реконструкцияләнгән тарихи милли костюм», «Сәхнә милли костюмы», «Заманча авторлык костюмы», «Балалар милли костюмы», «Баш киеме һәм аксессуарлар» номинацияләре буенча ачыкланды. 

Җиңүчеләр түбәндә: 

«Реконструкцияләнгән тарихи милли костюм» номинациясендә - Миңниса Вафина (Күкчә);

«Сәхнә милли костюмы» номинациясендә  - Фәния Галимҗанова (Теләче);

"Заманча авторлык костюмы» номинациясендә - Сәидә һәм Рәйлә Фәсхиевалар (Теләче); 

«Балалар милли костюмы» номинациясендә - Азалия һәм Тимур Нургалиевлар (Казан);

«Баш киеме һәм аксессуарлар» номинациясендә - Гөлия Вохмина (Лесной) 

Әлеге чараны үткәрүдә  бүләкләр белән булышкан  иганәчебез - Теләче районы мәшгүльлек үзәге җитәкчесе Айдар Галимҗановка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! 

Зөлфия Ибраһимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев