«Татар сүзе – Тукай сүзе» исемле телевизион тамашада катнаштылар
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Татар сүзе – Тукай сүзе» исемле зур телевизион театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте.
Әлеге чарада райондашларыбыз Нурмөхәммәтовлар һәм Кәримовлар гаиләсе дә катнаша.

Телевизион концертның премьерасы 26 апрель көнне, «ТНВ» (16:00), «ТНВ-Планета» (16:00) һәм «ШАЯН ТВ» (20:35) телеканалларында күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев