Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин районыбызда яшәүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерде
Хөрмәтле райондашлар! Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм әзерләүдә райондашларыбыз актив катнашты.
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясе кысаларында әлеге шәһәрдә булган яшәүчеләргә азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк - яраклар бик күп җыелган иде. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин район башлыгына һәм районыбызда яшәүчеләргә үзенең зур рәхмәтләрен белдерде. Акциядә катнашучыларга тагы бер тапкыр рәхмәтләребезне әйтеп, аларга сәламәтлек, гаиләләрендә тынычлык, иминлек телисе килә. Кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев