Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, транспорт комплексына квалификацияле белгечләр әзерләүгә өлеш кертүе, күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасының армия, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)” иҗтимагый-дәүләт төбәк берләшмәсе Теләче җирле оешмасы рәисе Нуретдинов Рәис Рөстәм улына “Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Нет комментариев