Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Татарстан Хезмәт министрлыгында 2026 елга җитештерү календарен эшләделәр

Эш бирүчеләр һәм Татарстан халкы өчен 2026 елга җитештерү календаре эшләнде.

Аны хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте тәкъдим итте. 

Календарьга караганда, биш көнлек эш атнасында 2026 елда татарстанлыларны 244 эш көне һәм 121 ял һәм бәйрәм көне көтә. Җиде эш көне бер сәгатькә кыскартылачак - бу 19 март, 30 апрель, 8 май, 26 май, 11 июнь, 3 ноябрь һәм 5 ноябрь.

Рәсми бәйрәмнәр исемлегенә Татарстанда федераль һәм республика даталары да кертелгән. Алар арасында - Яңа ел каникуллары (1-6 һәм 8 гыйнвар), Раштуа  (7 гыйнвар), Ватанны саклаучылар көне (23 февраль), Халыкара хатын-кызлар көне (8 март), Яз һәм Хезмәт бәйрәме (1 май), Җиңү көне (9 май), Россия көне (12 июнь), Татарстан Республикасы көне (30 август), Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь) һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне (6 ноябрь). Шулай ук Ураза гаете (20 март) һәм Корбан гаете (27 май) мөселман бәйрәмнәре дип игълан ителде.

Чыганак: НТР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев