Татарстанда көрәш буенча дөнья чемпионаты узды
Бу көннәрдә Татарстанда билбаулы көрәш буенча яшүсмерләр арасында дөнья чемпионаты һәм дөнья беренчелеге узды. Ярышларда дөньяның 27 иленнән 200дән артык спортчы катнашты
Беренче бәйгеләр Байлар Сабасы бистәсендә «Саба Арена» спорт комплексында уза, ә финал ярышлары һәм тантаналы чаралар Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында 24 июньдә MINGER этно-фестиваленең махсуслаштырылган мәйданчыгында узды. 75кг үлчәү авырлыгында Динар Каримуллин, 80 кг - да Эмиль Маулин, 85 кг -да Ренас Калимуллин Дөнья Чемпионы исеменә лаек булдылар. Чын күңелдән тәбрик итәбез!
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев