Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанның якынча 19 мең гражданы үзенең булачак пенсиясе турында хәбәрнамә алды

2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.

Бүгенге көнгә формалаштырылган пенсия һәм пенсия тупланмалары күләме турында мәгълүматны якынча 19 мең кеше алды. Мәгълүмат хатын-кызларга – 40, ир-атларга 45 яшь тулган көндә җибәрелә.

        Россия Пенсия фонды юллаган мәгълүмат хатында гражданнар картлык буенча хезмәт пенсиясенә хокук алу шартлары белән таныша, пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж тупларга  кирәклеген, шулай ук пенсиянең фаразланган күләмен күрә ала.

       "Проактив мәгълүмат бирү гражданнарга үзләренең пенсия хокукларын алдан ук бәяләргә һәм кирәк вакытта аларны арттыру буенча адымнар ясарга, стаж чорларын һәм пенсия коэффициентлары күләмен ачыкларга, шулай ук Пенсия фондында формалаша торган пенсия тупланмалары күләмен белергә мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Татарстанның Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

       

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге   8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,                                                                                   

        www.facebook.com/PFRTATARSTAN

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

        www.ok.ru/group/pfrtatarstan 

        https://t.me/PFRTATARbot

   8-960-088-30-74

   https://www.instagram.com/pension_fond_rt/  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев