«Тату сыйныф серләре» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды
Район яңалыклары

«Тату сыйныф серләре» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды

11 февраль көнне “Киләчәк” яшьләр үзәгендә «Тату сыйныф серләре» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды.

Бәйгедә барлыгы 10 мәктәпнең ата-аналар комитетлары катнашты. Нәтиҗәдә,  Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 5 нче “В” сыйныф ата-аналар комитеты 1 урынны яулады һәм  алар конкурсның республика этабында катнашып район данын яклаячаклар.

2 урынны урта Үзәк гомумбелем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф ата-аналар комитеты, 3 урынны Олы Мишә мәктәбенең 5 нче сыйныф мәктәпләренең ата-аналар комитеты яулады.

 


Нет комментариев