“Тәүбә көне” - сатуда
Соңгы елларда проза жанрында актив иҗат итүче Рафис Корбанның бу китабына кергән “Тәүбә көне” һәм “Бер уч туфрак” повестьларында хәзерге заманда адәм балаларының рухи тормышына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр тасвирлана.
Дөнья куып яшәүче замана кешеләре үзләренең әдәп-әхлагы, рухияте турында уйланамы? Аталар һәм уллар бер-берсе белән үзара аңлашып яшиме? Язучы геройларны гадәттән тыш вакыйгалар яктылыгында сурәтләп, үзе яшәгән чорга бәя бирә.
Бу китапны редакциядән нибары 130 сумга сатып ала аласыз.Безнең адрес: Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 а йорт.
Реклама. ТАТМЕДИА АҖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев