Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Тәүге адымнары

Алан урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы, Күкчә авылы егете Ильмир Вәлиев көрәш дөньясында тәүге адымнарын ясаучы, танылып килүче яшь көрәшчеләребезнең берсе. Узган уку елында ул районыбызда календарь-график нигезендә үткәрелгән көрәш ярышларында, үз үлчәү авырлыгында даими җиңүче булды

Моннан тыш, без аны 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Теләче Сабантуе, җәй дәвамында авылларыбызда үткәрелгән Сабантуйларның да җиңүчесе буларак беләбез. Ильмир, гадәттә, 75, 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыкларында көрәшә. Күнегүләрне ул Теләчедә урнашкан “Батыр” спорткомплексында, районыбызның иң титуллы көрәшчеләренең берсе,  Универсиада Чемпионы, тренер Илдар абыйлары Гыйниятуллин җитәкчелегендә үткәрә. Күнегүләргә алар Күкчәдән өчәү йөриләр: Ильмир Вәлиев, Азамат Закиров һәм Әмир Антонов. Егетләр көн дә күнегүләргә йөрү мөмкинлеге тудырган әтиәниләренә рәхмәтле. Ә әти-әниләре исә егетләрне көрәш серләренә, тормыш фәлсәфәсенә өйрәткән тренерлары Илдар Сәгыйть улы Гыйниятуллинга газета аша чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Шунысы игътибарга лаек, егетләрнең өчесе дә районкүләм ярышларда, күрше районнарда үткәрелгән бәйгеләрдә лаеклы көрәшә. Ильмирның аеруча көрәш буенча республикабызның спорт остасы, шәхси эшмәкәр, күп кенә көрәш ярышларының иганәчесе, Казан шәһәре көрәш Федерациясе Президенты, “Зилант” спорт клубын гамәлгә куючы якташыбыз Расих Әхмәт улы Габдрахманов, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының Халык, Россиянең Атказанган артисты, республикабызның гер спорты федерациясе Президенты, автомобиль спорты буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына үткәрелгән ярышларда, Сауш авылы Сабантуенда матур көрәш үрнәкләре күрсәтеп бил алышканы истә калган. Беренчесендә ул Арча егете, Россия Чемпионы Инсаф Йосыповны да отты. Ул көндәшләреннән күпкә көчле булуы һәм техник алымнарны оста куллануы белән аерылып тора. Мисал өчен, егетләрнең Теләче Сабантуенда коеп яуган яңгыр астында бил алышып, алдынгы урыннарга лаек булулары бары мактауга лаек. Җиңү бер дә җиңел бирелмәгәндер үзләренә. Быел Ильмирга Субаш авылында узган Тройсын бәйрәмендә дә берничә сәгать дәвамында яңгыр астында бил алышырга насыйп булды. Призлы урынны яулый алмаса да, ул биредә бик лаеклы көрәште. “Тройсын бәйрәмендәге көрәш мәйданы минем өчен зур тәҗрибә булды” - диде ул бу хакта. Шундый ук ачы тәҗрибәне ул быелгы Чаллы шәһәре Сабантуенда да туплаган. Әйе, спортның көрәш төре ул, тормышның үзе кебек гел җиңүләрдән генә тормый. Анда җиңелүләргә дә урын бар. Аны дөрес аңлап, кабул итә белергә дә кирәк. Әлеге тормыш фәлсәфәсен унбиш яшьлек батыр Ильмир күптән аңлап өлгергән инде. Милли көрәштән тыш, Ильмир волейбол спорты белән дә мавыга. Анысы белән Ильмир үзе белем ала торган Алан урта мәктәбе спортзалында теләп шөгыльләнә. Мәктәпнең җыелма командасы составында уйный. Ильмирның тагын бер өстенлеген әйтеп китмичә булмый: чаңгыда яхшы йөри ул. Быел район күләмендә укучылар арасында үткәрелгән чаңгы, биатлон ярышларының алыштыргысыз җиңүчесе булды. Дөрес, моның өчен Ильмир даими күнегүләргә йөри, тренерлардан махсус дәресләр ала дип әйтеп булмый. “Үзеннән - үзе шулай килеп чыга инде, - ди бу хакта мөмкин кадәр тыйнаклык күрсәтергә тырышып. Дүртенче сыйныфта укыганда ук көрәш түгәрәгендә йөри башлаган Ильмир, хоккей спорты белән мавыгып китү сәбәпле, берничә елга көрәштән китеп торган иде. Хәзер исә көрәш түгәрәгенә яңадан йөри башлап, нәтиҗәләр күренә башлагач, милли көрәш аның өчен беренче номерлы спорт төренә әверелгән. Бирсен Ходай! Теләче җирлегендә туып-үскән, республикабызның гына түгел, Россиянең иң титуллы көрәшчеләре булып танылган бертуганнар Илдар һәм Фирзәр Гыйниятуллиннар, Илдар белән Раил Мараковлар, Раил Нургалиев, Азат Нурмөхәммәтов, Ильмир Зиябиев, Динар Кәримуллиннарга лаеклы алмаш үсәргә тиеш бит! Моның өчен безнең җирлектә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иң мөһиме - күңелебездә: “Без - көрәшле халык!” дигән рух сүнмәсен. Ильмирның милли көрәшебез белән мавыгуы дәвамлы булуын, мәртәбәле көрәш мәйданнарында алдынгы урыннар яулавын, гомумән, бәхетле көрәшче язмышы теләп калам.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев