Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәүге машиналы иткән

Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы… Республика, ил күләмендә танылган әлеге хуҗалыкның исеме ерак тарихта калды. Аны үзләренең намуслы һәм фидакарь хезмәтләре белән таныткан кешеләрнең күбесе бакыйлыкта инде. Исәннәре дә әкренләп бу фани дөньядан китеп бара. Мисалга гомер буе әлеге хуҗалыкның дуңгызчылык комплексында, балалату бүлегендә эшләгән, “Почет билгесе” ордены, “Фидакарь хезмәт өчен” медале һәм күпсанлы “Социалистик ярыш җиңүчесе” күкрәк билгеләре иясе Нурлыбанат Кәримулла кызы Фәйзуллинаны китерергә була.

Аңа меңләгән райондашларының, республика халкының ышанычын аклап, 641 номерлы Кукмара сайлау округыннан Милләтләр Советына депутат булып сайланырга да насыйп була. Союз Советына Кукмарадан  “Коммунизм” колхозы рәисе Камил Шакиров сайлана. Өлкән буын кешеләре яхшы хәтерлидер аны. 

Нурлыбанат апа хакында тулы язма «Теләче» район газетасының 22 май санында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев