Төбәкара Театр бәйгесе җиңүчеләре
Теләче мәдәният йортының “Сердәш” халык театры коллективы “Халкым рухын киләчәккә илтер, Театр...” дип исемләнгән Балтач районы мәдәният бүлеге тарафыннан үткәрелгән төбәкара урам театрлары бәйгесендә катнашып, 3 нче урынга лаек булды.
Ә Олы Мәтәскә авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ташкын” драма коллективының “Практикантлар килде безгә” әсәрендә җыештыручы ролен башкарган Гөлнур Гыймранова “Иң яхшы хатын-кыз башкаручы” номинациясендә җиңүче булды. Ихлас котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев