Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Театраль бәйге

Узып баручы елда Россиядә Халык сәнгате һәм матди булмаган мирасны саклау елы уңаеннан муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан үзешчән театр коллективлары арасында бәйге игълан ителгән иде.

Фестиваль - бәйге халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, халыкларның һәм һәм этник җәмгыятьләрнең мәдәни үзенчәлеген саклау максатыннан үткәрелә. Әлеге бәйге кысаларында 5 гыйнвар көнне Үзәк авылы мәдәният йортында язучы, драматург Хәбир Ибраһимовның “Ялгыз каен күзе” драмасы, ә 6 гыйнварда Алан авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тарафыннан драматург Хәй Вахитның “Кияүләр” комедиясе күрсәтеләчәк. Сезне әлеге театраль тамашаларны карарга чакырып калабыз.

Алия Сабирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев