Техник карау башланды
Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы карау чараларының беренчесе, бүген, ягъни 25 март көнне, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлар һәм агрономнар катнашында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” базасында узды.
Күрсәтмә карау башланганчы Алан авылы мәдәният йортында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә әлеге теманы яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов һәм әлеге ширкәтнең белгечләре - Айдар Кәримов, Искәндәр Шакиров һәм Шәүкәт Котдусов чыгыш ясады. Йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты.
“Алан”ның тракторлары “җырлап” каршы алды безне. Авл кешесенең тынгысызлыгы шуннан күренә.
- Технканы бу дәрәҗәдә әзерләп чыга алулары әйбәт, үрнәк, - дип бәяләде дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров.
Җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында узган күрсәтмә техник карауның ничек үтүе турында “Теләче” газетасының чираттагы саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев