Техниканы тикшерүгә әзерлик
Техник карауны ел саен уздыру мәҗбүри чара. Чөнки ул РФ хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган кагыйдәләрнең 5 маддәсе «б» пункты белән беркетелгән.
Авторанспортка техник караудагы үзгәрешләр трактор һәм үзйөрешле машиналарга кагылмый. Агымдагы елда әлеге эш югары органнар тарафыннан расланган график нигезендә күрсәтелгән вакыт аралыгында башкарылачак.
Карау үткәрү урыннары - авылларда алдагы еллардагы кулланылган мәйданнар. Техник карауны үтү өчен шәхси затлар тикшерү органына техниканы һәм түбәндәге документларны әзерләп күрсәтергә тиеш була: - техника белән идарә итүченең моңа тиешле документы; - техниканың теркәлү таныклыгы; Бу документлар булмаганда, шулай ук техниканың номер мәгълуматлары таныклыктагылар белән чагышмаганда, әлеге чара уздырылмый. Болардан тыш, карау уздырылучы техникада медицина аптечкасы, һәлакәт вакытында куелырга тиешле ике берәмлек билге, янгынга каршы сүндерү җайланмасы булу мәҗбүри. Тракторның алдында яки артында киң габаритлы техник агрегатлары булганда, аның түбәсендә сары төстәге ут җайланмасы (мигалка) булуы кирәк. КУН җайланмасы куелган тракторларда, әлеге җайланманың терсәкләрендә «под стрелой не стоять» дигән язу булырга тиеш. Моннан тыш, тагылма арбаларның арткы бортларында, арбаның дәүләт номеры зурайтып язылырга тиеш, ә ян бортларында «перевозка людей запрещена» язуының булуы кирәк. Тракторда һәм тагылма арбада туктап төзәтү эшләре башкарганда аның кузгалмавын тәэмин итүче башмакларның булуы мәҗбүри әйбер. Карау узарга килгән техник берәмлек чиста булырга, әгәр инде озак вакытлар эшләп төсен югалткан икән, ул таныклыгында язылган төскә буялган булырга тиеш. Завод һәм двигатель номерлары булучы урыннардагы язулар өстәмә буяулардан һәм башка катнашмалардан чистартылган, андагы саннар чагыштыру өчен ачык күренергә тиеш. Техник берәмлеккә аны җитештерүче тарафыннан куелган барлык төр приборлар техник куркынычсызлык җайланмалары төзек һәм эш халәтендә булырга тиешле. Тышкы яктан, аерым алганда бау белән тартып кабызылучы тракторларда, бу эшне башкарганда һәлакәт булмасын өчен куелган тапшыру тартмасыннан кабызу җайланмасының магнетосына сузылган чыбыкның булуы һәм эшләве мәҗбүри. Карау уздыру вакытында техниканың руль идарәсендәге бушлыгы (люфт) булмау, тормоз системасының тиешле тәртиптә эшләве аеруча мөһим. Әлеге ике әйбернең төзек булмавы тракторны яки үзйөрешле машина
Техниканы тикшерүгә әзерлик ны эксплуатацияләү вакытында аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шунлыктан әлеге әйберләр техниканы эксплуатацияләүче тарафыннан көндәлек контрольдә булырга тиеш. Хәзерге вакытта юллардагы интенсив хәрәкәтне исәпкә алганда, күрсәтеп узылган әйберләрнең төзек булмаганын күреп, белә торып эшкә чыгу, чын мәгънәсендә җинаять кылуга бер адым. Чөнки моның артында әлеге хәрәкәттә катнашучы кешеләр язмышы тора. Тагылма арбаларда булган тормоз системаларын төзекләндерү мәҗбүри чара. Мисал өчен безнең җирлектә киң таралган 1ПТС-9 маркалы һәм шуңа охшаш арбалар, тормоз системалары һава кудыру юлы белән эшли. Бу төр арбаларның техник карау вакытына тормоз системаларының төзек булуы мәҗбүри. Төзек булмаган очракта аларга техник карау уздырылмаячак. Хуҗалыкларда мондый төр арбаларны тагып эшләүче МТЗ1221, Т-150К маркалы тракторларның үз тормоз системалары гына, бу арбалар белән йөк ташыганда аларның куркынычсызлыгын берничек тә гарантияләми. Моннан тыш, безнең район җирлегендәге таулы, ерганаклы рельефны да исәпкә алсаң, әлеге төр арбаларны тормозсыз куллану – җавапсызлыкның соңгы ноктасы була. Техниканы мәҗбүри иминиятләштерү полисы (ОСАГО) аңа техник карау узып бу хакта таныклык алганнан соң гына бирелә. Ләкин әлеге чара полиссыз йөрүне рөхсәт итми. Трактор һәм башка үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү вакытында аның булуы мәҗбүри. Ул булмаган очракта РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.37 маддәсе 2 бүлегендә каралган хокук бозу барлыкка килә һәм хокук бозучы 800 сум күләмендә штрафка тартыла. Нәтиҗәдә әлеге фактор һәр әйбернең тиешле вакыт аралыгында үтәлүе кирәклеген искәртә. Моны трактор һәм башка техника белән идарә итүче шәхесләр һәрдаим истә тотарга тиеш. Болардан тыш, 2018 елның 1 апреленнән РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренә кергән үзгәрешләр нигезендә, техниканы эксплуатацияләүче шәхеснең үз янында уткайтаргыч сызыклы киеме (жилеты) булырга тиеш. Чөнки тәүлекнең караңгы вакытында, юл өслегендә техника янында нинди дә булса хезмәт башкарганда, аны эксплуатацияләүче шәхеснең өстендә әлеге киемнең булуы мәҗбүри. Югарыда күрсәтелгән шартлар үтәлсә, трактор һәм үзйөрешле башка машиналарга техник карау узганлыкка таныклык бирелә. Үтәлмәсә, аерым төр акт төзелә һәм кабат узасы була. Трактор һәм үзйөрешле машина белән идарә итүче шәхес, үзенә беркетелгән техниканы эксплуатацияләү вакытында, аның төзеклегенә, янында булырга тиешле документларның: тракторчы таныклыгы, тракторның һәм тагылма арбаны регистрацияләү таныклыгы һәм аларга техник карау узган таныклыклар, иминиятләштерү полисы барлыгына тулысынча җавап бирә. Чөнки ул шунсыз юлга чыгарга тиеш түгел. Ә төрле формадагы оешма яки ширкәт җитәкчелегенә бу эзлеклелекне булдыру шулай ук мәҗбүри. Күрсәтеп үтелгән чаралар үтәлмәсә, техника белән идарә итүче шәхес тә, аны бу эшкә кушучы вазыйфаи зат та моның үтәлешен күзәтчелек итүче органнар тарафыннан җәзага тартылырга мөмкиннәр. Югарыда санап үтелгән чараларның нинди сыйфат белән үтәлүе, ширкәт белән идарә итүче җитәкченең әлеге төр юнәлеш эшчәнлегенә ничек каравыннан тора. Әгәр җитәкче бу эшчәнлекне тиешенчә оештырырга тели икән, моңа финанс мөмкинлекләре дә табыла, эш тә тиешле дәрәҗәдә оештырыла, нәтиҗә дә яхшы була. Республикада узган 2021 елда, трактор һәм башка төр үзйөрешле машиналар белән идарә итүчеләрнең гаебе белән, 21 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кешенең үлүен, 22 кешенең төрле авырлыктагы имгәнүләр алуын мисалга китерү урынлы булыр. Болар арасында безнең район җирлегендә яшәүчеләрнең булмавы яхшы гамәл, һәм бу хәл шулай булып калсын иде дигән теләктә калыйк. Агымдагы елда техник карау уздыруга тарифлар узгәрмәде. Техника берәмлегенә дәүләт пошлинасы 400 сум күләмендә калды, ә аны уздыручы органга түләү бәясе 300 сум. Ягъни берәмлек техникага түләү күләме 700 сум була.
Хәмит Назиров, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча бүлек җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев