Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре «Акыллы уеннар» программасы буенча республика чемпионатында катнаштылар

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Хадиева Аделина һәм Фасхетдинов Данияр тәрбияче Минһаҗева Г.Р. белән, 16 май көнне Казан шәһәренең Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк базасында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында «Акыл Уеннары» программасы буенча республика чемпионатында катнаштылар.

Чемпионатның төп максаты-туган татар телен белү күнекмәләрен саклау һәм арттыру, уен аша фикерләүне үстерү. Чемпионатта катнашучылар мавыктыргыч бәйгеләрдә һәм кызыклы мастер-классларда катнаштылар, Барлык балалар да таныклык һәм бүләкләр алдылар. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев