Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты кубогына хоккей ярышлары узды
Бүген Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты кубогына хоккей ярышлары узды.
Көн буе барган бәйгедә Шәтке, Теләче, Иске Җөри һәм Теләченең яшьләр командасы катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга Теләченең яшьләр командасы, икенче урынга Шәтке, өченче урынга Иске Җөри авылы командасы лаек булды.
Бәйгенең җиңүчеләрен башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин, район башлыгы урынбасары Илдар Мараков һәм Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Раил Мараков тәбрикләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев