Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче балалар сәнгать мәктәбендә гармун теле серләрен аңлаучы өметле яшь буын белем ала

Гармун моңы... Иң авыр заманнарда да ул кәефне күтәрә, шатландыра, юата, борчу һәм мәшәкатьләрне оныттыра. Теләче балалар сәнгать мәктәбе халык уен кораллары бүлегендә дә, нәкъ менә, чиста күңелле, сабыр, гармун теле серләрен аңлаучы өметле яшь буын белем ала.

9 нчы февраль көнне сәнгать мәктәбенең баян бүлеге укучылары Кече Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбендә концерт куеп кайтты. Чарада баян укытучысы Ренат Мухаметшин катнашында, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ильяс Сафиуллин җитәкчелегендәге баян дәресләре алган балалар: Илнур Галимов, Сагит Шагиев, Илсаф Гимадиев, Дилүс Муликов, Булат Галявин, Ислам Хасаншин, Самат Мубараков, Фирзәр Закиров, Илдан Миннебаев, Илсаф Миннебаев, Сирин Мухамадиев, Ильяс Плеханов, Самат Давлетшин үзләренең гармунда уйнау сәләтләрен күрсәтте. Концертны гармунчылар ансамбле "Халык җырларына тезмә" көен башкарып, күтәренке рухи ноктада тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев