«Теләче базары» фестивале узды
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру кысаларында, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Теләче базары» фестивале узды.
Өченче тапкыр уздырылучы фестивальдә бакчага йөрүче балаларның гаиләләре һәркайсы үз өстәлен тәкъдим итте. Берәүләр үз куллары белән бәйләнгән искиткеч матур оекбаш, мунчала,кием – салым сатса, икенчеләр авыл хуҗалыгы сөт товарлары, яшелчә, җиләк - җимеш тәкъдим итте. Бисердән татлы кекс, ачкыч брелоклары, чэч кыстыргыч ясау, чэй ясау, бакчаларда үстерелүче декоратив чәчәк үсентеләре утыртырга өйрәтү остаханәләре дә эшләде биредә.
Фестивальгә әзерлек барышында балалар бакчасы тарафыннан куелган тагын бер максат, ул да булса гаиләләрне бердәм, күмәк эшкә җәлеп итү иде. Әти белән әниләрнең самавыр чәен, коймак, бәлешләре белән сыйлап торулары, бөтен гаилә белән пешереп, бизәп алып килгән тәмле приожныйларны гаиләләре белән сату итүләре, әтиләрнең үз куллары белән әзерләгән имән, каен себеркеләрен мактауларын, әниләренең күңел җылысын кушып бәйләгән кул эшләнмәләрен, кышка әзерләнгән тәм - томнарын сатып алырга тәкъдим итүче балаларны күргәч күңел сөенде.”Теләче базары” фестивале дәвамлы булсын, кайчандыр тирә- як районнар арасында дан тоткан “Теләче базары” - фестиваль форматынды булса да зурайсын дип телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев