Теләче эчке эшләр бүлегендә булдылар
Һөнәри юнәлеш бирү чаралары кысаларында Алдынгылар хәрәкәте әгъзалары - Үзәк һәм Иске Җөри мәктәпләреннән килгән балалар Теләче эчке эшләр бүлегендә булдылар.
Бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Илнар Зиннәтуллин һәм аның урынбасары Гөлназ Галеева алар өчен эчтәлекле экскурсия үткәрде. Полиция хезмәте белән танышу дежур часть эше турында сөйләүдән башланды. Шулай ук участок уполномоченныйлары бүлеге, миграция мәсьәләләре бүлеге, тикшерү бүлеге, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге, ЮХИДИ идарәсе, сорау алу бүлеге бүлекчәләренең функцияләрен дә белделәр.
Илнар Наил улы хезмәткәрләрнең кораллары һәм кирәк-яраклары турында сөйләде. Балалар аларны җентекләп карый һәм тоттып карый алдылар, шулай ук кызыксындырган сорауларга һәм әлеге юнәлештә белем алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат алдылар. Ә хезмәт этләре Жезель һәм Азор-җинаятьләрне ачуда чын ярдәмчеләр аеруча соклану уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев