Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче яшьләре грант конкурсында катнаша ала

Татарстанда яшьләр өчен грант конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча ала алачак.

Гаризалар 14 номинация буенча кабул ителә, шул исәптән «Яшьләр медиасы», «Социаль эшмәкәрлек», «Фәнни инициативалар», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту», «Карьера һәм профессиональ үзләштерү» һәм башкалар. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итте.

Әлеге бәйгедә Татарстанда яшәүче 18-35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Проектлар «Минем субсидияләр» платформасында 2 мартка кадәр кабул ителә. Бер ай дәвамында экспертлар инициативаларны караячак, шуннан соң җиңүчеләрне игълан итәләр. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн сум тәшкил итә, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yaslar-ocen-grant-konkursyna-garizalar-kabul-itu-baslandy-5866435

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев