Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче Искечә Яңа елны каршылады

Кичә, ягъни 13 гыйнвар көнне, кичке сәгатьләрдә Теләче районы халкы район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Искечә Яңа елны каршы алды.

Мәйданга килгән халыкны әлеге рәсми булмаган, беркадәр моңсу, әмма халык күңелендә яшәгән күркәм дата белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов котлады. Чараның моңсулыгы шунда ки, ул җем-җем итеп янган утларга, атна ун-көнгә сузылган  Яңа ел бәйрәмнәренә, ялларына нокта куя.

Биредә кич дәвамында бәйрәмгә килүчеләр район мәдәният йорты үзешчәннәренә кушылып җырлады, биеде, төрле уеннар уйнады, кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачты.  Бәйрәмнәр бетү моңсулыгын басарга тырышты. Теләчедә, нәкъ безнеңчә, Искечә Яңа елны каршылау бәйрәме турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев