Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче юл төзәтү участогындагы техникалар техник карау узды

Агымдагы елның 20 апрелендә Теләче юл төзәтү участогында булган трактор, үзйөрешле һәм тагылма техникаларга еллык техник карау уздырылды. Чарага 11 берәмлек техника куелган иде.

Хәрбер техниканың техник халәте, ут сүндергеч һәм медицина аптечкалары булуы аерым тикшерелде. Ә аларны йөртүчеләрнең тракторист-машинист таныклыгы һәм әлеге төр техникага хокук биру таныклыклары тикшерү узды. Соңыннан йөртүчеләр белән әлеге төр техниканы куркынычсыз куллану хакында әңгәмә уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев