Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче мәктәбендә республика укыту семинары үтте

Теләче урта мәктәбендә Казан шәһәре социаль-гуманитар белем бирү үзәге белән берлектә Республикакүләм «Яңа ФГОС таләпләре үрнәгендә, дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә кече мәктәп укучыларының проект-тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру» темасы буенча республика укыту семинары үтте.

Биредә башлангыч сыйныф укытучылары төрле проект эшләре,  ачык дәресләр, осталык дәресләре белән чыгыш ясады. Семинарның пленар өлешен мәктәп директоры Хафизов Айнур Фирдәвес улы сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде. Башлангыч сыйныфларның эшчәнлеге белән тулырак Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы таныштырды. Биредә шулай ук төрле районнардан килгән укытучылар да чыгыш ясап үз күнекмәләрен тәкъдим итте.  Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның эзләнү һәм проектлаштыру күнекмәләрен “Минем беренче проектларым” уку-методик комплектын кулланып формалаштыру темасына Кукмара муниципаль районының Ядегәр урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучылары, “Минем беренче проектларым” уку-методик комплектының авторлары Мөбәрәкова Гөлнара Рамазан кызы һәм Бәшәрова Язилә Зиннур кызы чыгыш ясады. Шулай ук Кукмара районының «Күппрофильле лицей»ның уку эшләре буенча директор урынбасары “Минем беренче проектларым” эксперты Баһаветдинова Зөлфия Александровна “Минем беренче проектларым” турында тулырак сөйләде. Семинар-практикумга йомгаклау сүзен Теләче районы “Мәгариф бүлеге” нең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Гөлүсә Нәҗип кызы Габдрахманова әйтте. Шулай ук әлеге семинар укуларны онлайн һәм офлайн рәвештә дә интернет киңлекләрендә карарга мөмкинлек  булды.

Лилия Кыямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев