Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллинның яңа ел котлавы
Шатлык-куанычлары, борчу мәшәкатьләре белән 2025 нче ел да тарихта кала. Узып баручы елда халыкара вәзгыятьнең катлаулы булуына карамастан, илебез, шул исәптән Республикабызда тотрыклылык сакланды.
Районның социаль-икътисади үсеше уңышлы дәвам итте. Дәүләт программаларында актив катнашып, агымдагы елда 1 млрд. сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителде. Сәнәгать паркы үсештә булды, резедентлар тарафыннан 900 млн. сумнан артык инвестицияләр кертелде. Зур күләмдә төзелеш эшләре алып барылды, юллар, сутрассалары төзекләндерелде.
Үзәк хастахәнәдә, Теләче урта мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итте. Югары Мәтәскә авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Ямбулат авылында авыл клубы капиталь төзекләндерелде. Район мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре башкарылды. Теләченең үзәк ял паркында яңарту-төзекләндерү эшләре дәвам итте.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә уңышларыбыз шактый. Тармакта 500 дән артык кеше эшли, бу районның икътисадый актив халкының 13%ын тәшкил итә. Бу юнәлештә 11 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 50 крестьян фермер хуҗалыгы һәм 6 кооператив хезмәт куя.
Басу-кырлардан тулаем 86 мең тонна икмәк җыеп алынды, терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен җитәрлек күләмдә азык запасы тупланды.
Бигрәк тә әйдәп баручы хуҗалыклар - “Август-Теләче”, “Алан”, “Игенче”, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең. Низамов М.Х. крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген билгеләп үтәсем килә.
“Алан” хуҗалыгында 1000 баш сыйдырышлы сөтчелек комплексынын икенче этабында төзелеш эшләре дәвам итте, 150 башка бозаулар торагы төзелде. “Игенче” хуҗалыгында 280 башка савым сыерлары торагы төзелеше башланды.
2025 нче елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын зурлап бәйрәм иттек. Илебездә һәм Республикабызда узып баручы ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан районыбызда бик күп чаралар узды. Теләчедәге Үзәк ял паркында махсус хәрби операциядә, локаль сугышларда катнашучылар һәм интернациональ сугышчылар истәлегенә обелиск төзелде. Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә район үзешчәннәре, танылган якташларыбыз белән берлектә, “Ныклы гаилә – ил терәге” дип исемләнгән конкурс-фестиваль концерты белән уңышлы чыгыш ясап беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдык.
Район халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүгә үз өлешен кертә. Лисичанск һәм Рубежное шәһәренә, фронттагы егетләребезгә гуманитар ярдәмнәр туплап озатылды. Изге эштә катнашканнарга рәхмәт хисләрен җиткерәм!
Узган 2025 елда мәгариф өлкәсендә дә ирешелгән уңышларыбыз бар. 9 нчы сыйныфларның барлык 124 укучысы да имтиханнарын уңышлы тапшырып, төп гомуми белем турында документлар алдылар.
51 укучы урта гомуми белем турында аттестат алды, шуларның 14е-махсус үрнәктәге документлар. Укучылар республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә олимпиадаларда 28 призлы урын яуладылар.
Фатыйх Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе һәм Иске Җөри балалар бакчасы Татарстан халыклары телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү проектларына 500 мең сумлык грант отты. Теләче урта мәктәбе “Физика, математика, информатика буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен” номинациясендә 1 млн. сумлык сертификатка ия булды.
Спортчыларның да казанышлары бар:
“Кожаный мяч (Күн туп) – мәктәп футбол лигасы” Бөтенроссия ярышларының региональ этабында 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында 1 урынны яуладылар; “Кожаный мяч (Күн туп) – мәктәп футбол лигасы” Бөтенроссия ярышларының региональ этабында 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында 1 урын, Идел буе федераль округында 2 урын һәм финалда 4 урын алдылар;
“Кожаный мяч (Күн туп) – мәктәп футбол лигасы” Бөтенроссия ярышларының региональ этабында 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында 2 урынны алдылар; 2025 елгы футзал буенча “Татарстан Республикасы футбол Федерациясе” Кубогында 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында 1 урынны яуладылар.
Футзал-2025 буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалында 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында команда Татарстанның иң көчле 12 командасы арасында 2 урынны яулады.
2013-2014 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә гомумкоманда-2 урынны яуладылар. Егетләр һәм кызлар, юниорлар арасында кул көрәше буенча Россия беренчелеге призерлары булдылар. Идел буе һәвәскәр хоккей лигасы кубогына хоккей ярышларында ирләр командалары арасында Теләче районының “Гром” командасы 2 урынны яулады.
Теләче муниципаль хезмәткәрләре командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында 3 урынны яулады.
Киләсе 2026 нчы ел илебездә Россия халыклары бердәмлеге елы, Республикабызда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.
2026 нчы елда шулай ук мөһим сәяси чара – Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары узачак. Һәрвакыттагыча район халкы актив рәвештә үз тавышын бирер дип ышанып калам. Киләсе елда гаиләләребез нык, имин булсын, җирлегебездә төрле милләт халыклары белән дус-тату булып яшәргә язсын! Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәм! Һәркемгә ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар! Якынлашып килүче Яңа 2026 ел игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын! Тормышыбызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен! Яңа ел белән!, – диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев