Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның Яңа ел котлавы

Шатлык-куанычлары, борчу мәшәкатьләре белән 2023 нче ел да тарихта кала. Узып баручы куян елында халыкара вәзгыятьнең катлаулы булуына карамастаң илебез, шул исәптән Республикабызда тотрыклылык сакланды.

Районның социаль-икътисади үсеше уңышлы дәвам итте. Дәүләт программаларында актив катнашып, агымдагы елда 2 млрд. сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителде. Зур күләмдә төзелеш эшләре алып барылды.

Теләче урта мәктәбендә  225 урынга исәпләнгән яңа  заманча уку корпусы һәм ашханә төзелеп, кулланылышка тапшырылды. Яшьләребезнең күптәнге хыялы тормышка ашты: Республика программасы нигезендә 3 катлы заманча бина сафка басты. Яшьләр үзәгендә егет - кызларыбызга сәләтләрен үстерү, шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган.  Җирлегебездә автотранспорт базасы ачылды. Олы Мишә авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты.

Олы Мәтәскә авыл мәдәният йорты, Кече Кибәхуҗа, Шәтке мәктәбе спортзалында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Кайчандыр салым органнары урнашкан бина, архив өчен яраклаштырып, ремонтланды.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә уңышларыбыз шактый.

Басу-кырлардан тулаем 65 мең тонна икмәк җыеп алынды, терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен җитәрлек күләмдә азык запасы тупланды.

Бигрәк тә әйдәп баручы хуҗалыклар - «Август-Теләче», «Алан», «Агролак», «Игенче», «Чулпан» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең, «Баландыш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының  эшчәнлеген билгеләп үтәсем килә.

Август компаниясе 500 млн сумлык орлык хәзерләү заводын төзеде. «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Казаклар авылында 504 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелеп, кулланылышка тапшырылды. “Агролак “ хуҗалыгында 27 млн сумлык бөртек чистарту цехы эшли башлады. “Алан” хуҗалыгында 1000 баш сыйдырышлы сөтчелек комплексынын беренче чиратта киләсе 2024 нче елда сафка басачак.

2023 елда, милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы буларак, зур чаралар үтте. Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә  район үзешчәннәре, танылган якташларыбыз белән берлектә, “Бай мираслы Теләчем” дип исемләнгән конкурс-фестиваль концерты белән уңышлы чыгыш ясадылар.

Район халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм  азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүгә үз өлешен кертә. Лисичанск һәм Рубежное шәһәренә, фронттагы егетләребезгә гуманитар ярдәмнәр туплап озатылды. 

Киләсе елда мөһим сәяси чаралар – илебез Президентын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак. Һәрвакыттагыча район халкы актив рәвештә үз тавышын бирер дип ышанып калам.

Россиядә 2024 нче ел Гаилә елы, Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан иттелде.

Дорогие друзья! Новый год принято встречать в кругу родных и близких. Сегодняшнее время демонстрирует ценность дружбы, поддержки друг друга и проявления заботы.

    Пусть наступающий год станет для всех нас годом побед, подарит радость, принесет счастье в каждый дом, наполнится улыбками детей и взрослых.

Киләсе елда гаиләләребез нык, имин булсын, җирлегебездә төрле милләт халыклары дус-тату булып яшәргә язсын!

Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәм!

Һәркемгә ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар!

Якынлашып килүче Яңа 2024 ел игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын! Тормышыбызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен!

С Новым Годом!

Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев