Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповның Сабан туе бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Сезне Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм.
Сабантуй язгы кыр эшләренең тәмамлануы белән бәйле рәвештә туган тантана буларак, халкыбызның хезмәт сөюче, көр күңелле һәм киләчәккә өмет-ышаныч белән яшәүче милләт булуын гәүдәләндерә. Асылын югалтмыйча, буыннардан буыннарга күчеп, бай рухи хәзинәбезне дәверләр аша безнең көннәргә китереп җиткерде. Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгәнгә бәйрәмнең мәгънәсе тагын да арта. Анда халкыбызның үзенчәлекле гореф-гадәтләре, традицияләре, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирамы чагылыш таба. Милләтебезгә хас булган чаялык, уңганлык, юмартлык һәм кунакчыллык, эш сөю кебек күркәм сыйфатлар аеруча ачыла, тагын да көчәя. Атларда чабышу, милли көрәш, төрле йолалар һәм үзенчәлекле уеннарны үз эченә алып, ул яшәешебезне саклауга һәм үстерүгә, шулар аша кардәшлек элемтәләрен ныгытуга этәргеч бирә. Халкыбыз күңелендә игенче хезмәтен хөрмәт итү, кадерләү, борынгы бабаларыбыздан матур гореф-гадәт булып урнашкан. Район хезмәтчәннәренең тырышлыгы белән, язгы кыр эшләре вакытында тәмамланды: 30 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылды. 5862 гектарда көзге культуралар тырмаланып, ашлама белән тукландырылды. Бүген игеннәрне тәрбияләү эшләре башкарыла. Хуҗалыклар терлек азыгы тупларга керештеләр. Язгы кыр эшләрен аеруча нәтиҗәле итеп оештырган хуҗалыклар адресына бәйрәмдә мактау сүзләре әйтеләчәк, бүләкләр тапшырылачак. Хезмәт батырларының Сабантуйларда һәрчак урыны түрдә, алар хөрмәт һәм олылауга лаек! Районда киң колач белән төзелеш эшләре бара, зур күләмдә юллар ремонтлана. Теләче урта мәктәбе бинасына янкормалар эшләнә, Теләчедә яшьләр үзәге, хуҗалык-эксплуатация конторасының гаражлары төзелә. Үзәк шифаханә бинасында, Кече кибәхуҗа мәктәбенә, Олы Мәтәскә мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелә. Олы Мишә авылында федераль милли проект кысаларында яңа фельдшер-акушерлык бинасы төзелә. Бәйрәм көннәрен хезмәт иртәләре алыштырачак. Бурычларыбыз гаять зур. Чәчүлекләрне тәрбияләү, азык хәзерләү, урып-җыю техникасын тулы хәзерлеккә китерү, терлекләрнең югары продуктлыгын тәэмин итәрдәй чаралар комплексын тормышка ашыру безнең бүгенге бурыч булып тора. Халкыбызның “йөзек кашы” булган бәйрәм барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч өстәсен, изге эш-гамәлләргә рухландырсын! Хәрби операция тәмамланып, егетләребезнең җиңеп, исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтуларын, аларның әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә сабырлык, сәламәтлек телим!
Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев