Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр!

Бүген спортчылар Рания Хуҗина, Азалия Җамалиева, Таһир Гәрәев ( тренерлары - Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Айрат Кыямов) 16-22 мартта Орел шәһәрендә узган армрестлинг буенча Россия беренчелегендә югары уңышларга ирешкән өчен Теләче муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр!

Һәм шәхси эшмәкәр Хадиуллин Хәким Каниф улы ярдәме белән, аларның һәрберсенә, акчалата премияләр тапшырылды.  Котлыйбыз!

Исегезгә төшерәбез, 16-22 март көннәрендә Орел шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 57 субъектыннан 813 спортчы катнашты, Татарстан Республикасы командасы составында «Теләче» спорт мәктәбе спортчылары уңышлы чыгыш ясады ~ Гәрәев Таһир-3 нче, Хуҗина Рания-4 нче, Җамалиева Азалия-5 нче урыннарны алдылар. Шулай ук, Гәрәев Таһир Россия җыелмасы составында  сентябрь аенда  Болгариянең София шәһәрендә узачак дөнья беренчелегендә катнашу хокукын алды һәм стипендиат булды. Рания Хуҗина спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде. Безнең спортчыларыбыз катнашкан Татарстан җыелма командасы исә Россия беренчелегендә 2 урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев