Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар
Бүген «Эшлекле шимбә» киңәшмәсендә 60 яшьлек юбилее уңаеннан, мәктәп автобусы шофёры Петров Валентин Фёдор улына Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Валентин Фёдорович Совет Армиясе сафларындагы вакытлы хезмәтен Әфганстан Демократик республикасында узган. 2018 елда "Хуҗалык эксплуатация конторасы"на эшкә алына. Эш дәверендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар булмады, хезмәттәшләре арасында хөрмәткә лаек, - диделәр аның турында.
Хөрмәтле, юбилярны без дә чын күңелдән тәбрик итәбез! Иң изге теләкләр сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев