Теләче муниципаль районында яшәүчеләр өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар узачак
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 23 ноябрендә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Теләче муниципаль районында яшәүчеләргә түбәндәге адрес буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар уздырачак: Теләче ав., Ленин ур., 46 й. (район администрациясе бинасы).
Чарада Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы суд приставлары федераль хезмәте баш идарәсе, Татарстан Республикасы нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Белешмәләр өчен телефон: (84360)21-607
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев