Теләче районы мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсе узды
9 октябрь көнне район мәдәният йортында агымдагы елның 9 айлык эшчәнлеге буенча мәдәният хезмәткәрләре киңәшмә узды.
Киңәшмәнең көн тәртибе буенча, район мәдәният йорты методисты Зөлфия Мәхмүтованың “Мәдәният өлкәсе учреждениеләрендә наркотикларга һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек” һәм Теләче җирлекара китапхәнә директоры Ризидә Дәүлиева “Сүзләр балкышы” нәфис сүз буенча район бәйгесенең сайлап алу туры йомгаклары буенча чыгышыннан тыш, көндәлек актуаль сораулар каралды. Шундыйлардан, 18 октябрь көнне Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Мәдәният көннәре кысаларында узачак республика смотр-бәйгегә әзерлек дәрәҗәсе турында сөйләшүләр булды.
Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә мәдәнияттәге хезмәтләре өчен һәм 55 яшьлек юбилейлары уңаеннан Субаш авыл клубы мөдире Татьяна Романовага мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты, Сауш мәдәният йорты директоры Алсу Гарифуллинага Теләче район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Шулай ук Теләче җирлекара китапханәсенең методик бүлек җитәкчесе Садыйкова Наилә Фәрит кызы район мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм районыбызның бер төркем мәдәният хезмәткәрләре, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның “Кеше китә – җыры кала” әсәре буенча телесериал төшерүдә зур өлеш керткәннәре өчен “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев