Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче районы халкына Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр

Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.

Теләче районы халкы «ВКонтакте» дәүләт төркеменнән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале - безнең муниципаль район башкарма комитеты төркеме https://vk.com/club216843587

Район башлыгының матбугат сәркатибе Эльмира Котдусова дәүләт төркемнәренең өстенлекләре турында сөйләде һәм "Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти.  Шулай ук дәүләт төркемнәрендә авыл һәм район тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин", -  дип белдерде.

 

#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев