Теләче районында бәби көтүче хатын-кызлар белән очрашу үтте
2022 елда илебездә яңа дата – Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне барлыкка килә. Ул елга ике мәртәбә — 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә уза. Чөнки йөклелек тугыз ай дәвам итә, бәби көтүчеләр бу бәйрәмне әлеге ике датаның берсендә билгеләп үтә ала.
Бүген 7 октябрь көнне Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү секторында бәби көтүче хатын-кызлар белән очрашуга врач акушер-гинеколог Наталья Романова, психолог Гөлшат Зиннатова, социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә бүлегеннән һәм ГХАТ секторыннан җаваплы белгечләр катнашты. Аларның һәрберсе үзләренең өлкәләре буенча җентекләп анализ ясады. Баланы теркәү тәртипләре һәм башка булачак әниләрне кызыксындыра торган сорауларга җавап бирде. Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Динар Гиниятуллин ачып җибәрде.
Булачак әниләрнең сабыйлары сау-сәламәт булып тусын һәм әти-әни җылысын тоеп, тулы гаиләдә бәхетле үссен иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев