Теләче районында симәнә заводы эшли башлаячак
Биредә җитештереләчәк орлыкларның 70 проценты «Август-Агро» хуҗалыклары өчен тотылса, калганнарын республиканың башка оешмаларына җибәрәчәкләр. Сәгатенә 10 тонна продукция эшләп чыгарырга тиешле завод Теләче районындагы агрофирма базасында урнашачак.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта республикада дүрт симәнә заводы бар. Алар Тукай, Әлки, Лениногорск һәм Буа районнарында урнашкан. Шулай да «Август-Агро» идарәче компаниясенең генераль директоры Айдар Галәветдинов сүзләренчә, сыйфатлы орлыкларга ихтыяҗ зур.
– Без бу эшкә юкка гына алынмадык, – ди ул. – Агросәнәгать комплексында әле барлыкка гына килә башлаган ихтыяҗларның барысын да канәгатьләндереп бетерәсен чамалап, алдан хәстәрен күрдек. Игенчелектә технологияләр үсеш алу белән бергә теге яки бу авыруларга һәм корткычларга бирешми торган сыйфатлы орлыкларга да ихтыяҗ артачак. Соңгы вакытта чит илдән кертелә торган орлыклар белән авырлыклар булуны күз алдында тотсак, безнең проект үз-үзен аклар һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы чәчәк атуга үз өлешебезне кертербез, дип өметләнәбез.
«Август-Теләче» агрофирмасы директоры Алмаз Хәйруллин әйтүенчә, моңа кадәр оешмада ашлык киптерү комплексы төзелгән булган. Биредә сәгатенә 50 тонна ашлыкны чистартып киптерергә мөмкин. Орлык җитештерү заводы исә – әлеге проектның икенче этабы.
– Алга таба безнең алда җитештерү корпусын, һәркайсы 2 мең квадрат метр мәйданлы өч складны, лабораторияләрне эшләп чыгу бурычы тора. Җитештерү линияләре иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылачак, – диде Алмаз Хәйруллин.
Симәнә заводында ашлыкны бер кат киптерергә һәм чистартырга да мөмкинлек булачак. Ашлыкны эшкәртү һәм саклау комплексы өчен 600 млн сумнан күбрәк акча тотарга уйлыйлар. Бүгенгә ашлык киптерү комплексы уңышлы гына эшләп килә, ә орлык заводын киләсе елда эшләтеп җибәрмәкчеләр.
– Шуңа күрә киләсе елда көзге культуралар чәчкән чорда заводның зур ярдәмен тоярбыз. Беренче вакытта монда продуктивлыгы югары булган элиталы бодай һәм борчак орлыклары җитештерәчәкбез. Киләчәктә исә башка төрле культуралар белән дә эшләргә планлаштырабыз, – диде җитәкче.
Алмаз Хәйруллин безне әлеге заводның эш тәртибе белән дә таныштырды. Аның аңлатуынча, алдан чистарту этабында орлыклык материалның яхшыларын сайлап алалар, кабыкларыннан, салам, тузан, минераль һәм органик кушылмалардан чистарталар. Шуннан соң ашлык саклауга куела. Икенче этапта исә калган кушылмалар, чүп үләннәр орлыклары, начар сыйфатлы ашлыклар төшеп кала. Җитәкче сүзләре буенча, чистарту линияләре заманча җиһазландырылачак. Шулай ук киләчәктә Россия базары өчен яңа булган фотосепарация технологиясен дә кулланырга планлаштыралар.
Ашлык, чистартылып, кирәкмәгән вак-төякләрдән арындырылгач, авырулар һәм корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртеләчәк. Бу линиядәге җиһазлар орлыкларның өслеген корткычларны агулый торган препаратлар белән берничә кат эшкәртү мөмкинлеге бирә.
– Мондый төр агулаулар бу эшне сак кына башкарырга ярдәм итә. Орлыклар да бер-берсенә ышкылып зарарланмый. Һәм алга таба тагын бер кат киптереп алу да таләп ителми, – дип аңлатты Алмаз Хәйруллин.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/94601/ Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев