Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Капка төбең төзек, чистамы?

Район оешма - предприятие коллективлары, учреждениеләр территориясендә чәчәкләр, агачлар утыртылган, аларны карап, буяп дигәндәй торалар. Теләче кунаклар каршы алырга һәрвакыт әзер.

Ләкин урамнар буйлап  йөргәндә озын үскән үләннәр, чабылмаган, чистартылмаган капка төпләре күзгә ташлана. Йорт хуҗалары  капка алдын чистартудан баш тартмыйлар, анысы. Кемдер үләннең әзрәк күтәрелгәнен көтә, кемнеңдер үлән чапкычы ватылган. Ни генә булса да, тиз арада үләнне чабып, чистартып куячакларына ышандырып калалар. Ләкин кайбер урамнарда кеше биеклеге үлән үскән  ташландык хуҗалыклар да  күзгә ташлана.  Аларның да ияләре бар бит. Бөтен урамның ямен алып торган әлеге йорт яннарын да тәртипкә китерергә иде бит...

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев