Теләче тарихчылары сынатмый
Татарстан Республикасында «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» максатчан программасы кабул ителде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде.
Я р д ә м ч е п р о г р а м м а н ы ң өстенлекле юнәлешләренең берсе - куллану грамоталылыгын арттыру, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча олимпиада үткәрү. Кулланучылар законнары нигезләрен белү актуальлекне һәм әһәмиятлелекне арттыра бара. Унынчы ел рәттән программаны үтәү кысаларында республикада " Кулланучылар хокукларын яклау» темасына 8 - 11 сыйныф укучылары өчен Олимпиада үткәрелә.
Бәйге үткәрү турындагы мәгълүмат күп кенә укучыларда кызыксыну уятты, республиканың һәр шәһәре һәм районы вәкилләре анда катнашырга һәм хокукый куллану грамоталылыгы өлкәсендәге белемнәр дәрәҗәсенә ярышырга теләделәр. Олимпиадада катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. 2013 елда Республика буенча 500гә якын бала катнашкан булса, 2022 елда 8 000 укучы үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Өч этаптан торган Олипиадада тест үтәргә дә, эссе язырга да, жюри каршына барып сорауларына жавап бирергә дә кирәк. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.
Безнен район укучылары да 2013 елдан башлап бу Олимпиадада актив катнаша һәм ел саен призерлар һәм җиңүчеләр исемлегендә булулары белән аеруча куандыра. Олы Мәтәскә, Иске Җөри, Олы Нырсы, Теләче, Алан урта мәктәпләренең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, аеруча Бикчантаева Диләрә Мәүләтҗан кызы, Гарифуллина Рузилә Сәетша кызы һәм Халилова Лариса Ринат кызы бу ярышка укучыларны иң югары дәрәжәдә әзерли.
Х юбилей Олимпиадасының йомгаклау этабы Казан шәһәрендә, Федераль университет каршындагы Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда узды. Чарада финалга чыгучы 60ка якын кеше катнашты һәм призерлар исемлегенә Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Сагдиева Чулпан белән Нигматзянов Данияр керде.
Афәрин, укучылар һәм аларның әти-әниләре! Күмәк көч кенә таулар күчерә. Аларны әзерләгән һәм инде 10 ел рәттән бу Олимпиадада уңышларга ирешкән Олы Мәтәскә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бикчантаева Диләрә Мәүләтҗан кызына аерым рәхмәт сүзләре белдерәсе килә. Балаларны, үз эшен, фәнен яраткан укытучы гына мондый нәтиҗәләргә ирешә ала. Бу уңышларыгыз соңгысы булмасын һәм бугенге энергиягыз беркайчан сурелмәсен, Диләрә апа!
Без барыбыз да кулланучылар һәм үз хокукларыбыз турында белергә һәм өйрәнергә, алардан файдаланырга тиеш. Кеше, гражданин бу белемнәрне һәм тәҗрибәне иртәрәк алса, киләчәктә үзен җиңелрәк, уңышлырак һәм ышанычлырак тоя. Укучыларга бу куллану белемнәре аларга хезмәтләрнең һәм товарларның күп төрлелегендә ориентлашырга, кулланучыларны дөрес сайларга өйрәнергә һәм куллану хокуклары бозылган очракларда эш итә белергә ярдәм итәчәк.
Гөлзада Ахварова, Теләче мәгариф бүлегенең укыту дисциплиналары буенча методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев