Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Декабрь аеның беренче ункөнлеге мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы буларак билгеләп үтелә

Дөрес, бу аралык кысаларында гына түгел, без аларга һәрдаим игътибар күрсәтергә, мәнфәгатьләрен кайгыртып торырга тиеш. Шулайда декада барышында без алар турында күбрәк мәгълүмат алабыз, проблемаларын тирәннән өйрәнәбез, хәлдән килгәнчә булышабыз. Бүген, Теләче урта мәктәбендә дә, декада кысаларында, биредә белем алучы укучылар, мөмкинлекләре чикле балалар өчен зур бәйрәм чарасы үтте.

Инде матур традициягә әйләнгән бәйрәм быел тагын да зуррак колач алып, спонсорлар, Теләче урта мәктәбе укытучылары ярдәме белән узды. Теләче урта мәктәбе мөмкинлекләре чикле балалар белем алсын өчен, бөтен шартларны тудырып белем бирә. Өйдә торып укучы балалар саны 19. Аларның һәркайсына Теләче урта мәктәбе укытучылары өйләренә барып белем бирә, укыта. Бәйрәмгә әлеге сабыйларның килүе ямь өстенә ямь өстәде.
-    Хәерле көн, безнең укучыларыбыз, әти-әниләр, килгән кунаклар! Без сезне Теләче урта мәктәбе бинасында күрүебезгә бик шатбыз. Азга гына булса да тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп,  бүгенге бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачып, без оештырган конкурс-уеннарда актив катнашуыгызны сорыйм, - дип бәйрәмне тантаналы рәвештә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларга белем бирү буенча директор урынбасары Венера Габдулла кызы Мифтахова ачып җибәрде. 
Район мәгариф бүлегеннән килгән методистлар Миләүшә Госман кызы Вахитова, Ландыш Марат кызы Фатыхова, район балалар иҗат үзәге методистлары Эльза Зариф кызы Ибрагимова “Төсле дөнья” (“Разноцветный мир”) районкүләм рәсемнәр конкурсында катнашып җиңү яулаган балаларны сәхнә түренә чакырып, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 
Алда әйтеп үткәнебезчә, бәйрәм чарасы, спонсорлар ярдәме белән узды. Аеруча Теләчедәге шәхси эшмәкәр Наил Зөфәр улы Мифтаховка һәм Альмира Илгиз кызы Бәдретдиновага олы рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Шулай ук Теләче урта мәктәбе укытучылары да бәйрәмгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Бәйрәмгә чакырылган махсус кунак- аниматор сабыйлар күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Ул оештырган конкурсларда укучылар бик теләп катнашты. Төрле җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәм чәй табыны артында төгәлләнде. Киләсе елларда да сабыйлар күңелен шулай күрергә язсын! Кеше күңелендәге михарбанлылык, шәфкатьлелек, бездән ярдәм өмет итүчеләргә, күпме матурлык өләшә ала бит! Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр ди. Шушы кыска гына аралыкта, әйдәгез изгелек эшләүне бергәләп башкарыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев